КИКРИК и. 1) Кайбер кошларның баш түбәләрендә була торган итләч үсенте. Әтәчнең күрке – кикриге дә койрыгы. Әйтем. Бары тик олы кикрикле голланд әтәче генә --- кукраеп тавыш сала. Ф.Яхин. Чын әтәч менә нинди була икән ул! ---. Башын кыңгыр салганда, ут кызыл кикриге һәм алкалары селкенеп-тирбәлеп куя. Р.Низамиев 2) күч. Тау сырты турында. [Кавказда] томанны тишеп югарыга сузылган тау кикрикләрендә --- күзләрне камаштырып ак кар ята. Г.Ахунов 3) күч. Кикриккә охшаган, формасы белән шуны хәтерләткән нәрсә. Бүген... Ходаның кодрәте киң! – вак яңгыр сибәли, ыжгырып берсе өстенә берсе менеп өелгән ак кикрикләр шиңә, басыла. А.Гыйләҗев ◊ Кикриген кисү к. кикриген шиңдерү. Шундый [мактанчык] кешене очрата калса, шагыйрьнең күзендә саркастик чаткы пәйда була. Белеп тор, ул кешенең кикриген кисми калмый... И.Рәмиев. Кикриген төшерү к. кикриген шиңдерү. [Ата:] Кая, үзем, үзем салыйм әле сыртына шул боҗырны, борынын бик чөймәсен, кикриген төшерим әле, – дип, Нурәхмәткә күз кысты. Д.Каюмова. Кикриген шиңдерү 1) Кемнең яки нәрсәнең көчен, дәртен киметү; илһамын сүндерү. --- Илһам дигән егетебез кикриген шиңдерергә – чынлыкны танырга мәҗбүр була ---. Р.Кәрами. --- «Әткәйгә әйтәм!» Менә шушы ике сүз шиңдерә дә куя иде әтәчләнеп сугышып яки телләшеп яткан кешенең кикриген. Ш.Җиһангирова; 2) Тәнкыйтьләп яки куркытып, кемнең дә булса тәкәбберләнүен бетерү, масаюын киметү. – Мин Сафатдин абзыйның кикриген шиңдерергə уйлаган идем, ə ул мине «бетереп» үк ташлады, – дип сүзен очлады Рəисə. М.Шаһимəрдəнов. --- [Мәхмүт Хөсәен] «Шым бул! Каршыңда унбиш фашист танкын бугазыннан чәйнәп өзгән фронтовик басып тора!» – дип, әлеге «иптәш-кардәш»нең бик тиз кикриген шиңдергән иде. Шәһри Казан. Кикрик катыру Масаю, тәкәбберләнү. Ә кукраерга дигәндә бала-чагасына кадәр кикриген катырырга тора. М.Кәрим. Кикрик кызару 1) Эшләр яхшы барып, зур канәгатьлек кичерү; риза булып яшәү. [Сәйфи] колхоз димәде, колхоз өчен янып-көеп йөрмәде, үз кикриге кызаргач, аңа шул җитте. Г.Бәширов; 2) Тәмам исерү. Кикрик шиңү 1) Кемнең яки нәрсәнең көче, дәрте кимү; илһамы сүнү. Кәлимулла карт өчен хак сорарга килгән Гайнанның кикриге тиз шиңде. Г.Гыйльманов. Кикриге бик тиз шиңгән Сергеевның калтыранулы тавышы бу юлы бик мескенләнеп чыкты ---. Р.Вәли; 2) Кемнең дә булса тәнкыйть яки куркыту аркасында тәкәбберләнүе бетү, масаюы кимү. Сизеп торам, Айдар авыз ачарга да куркып калтырана, Җиһангирның да кикриге шиңгән. Ф.Яхин.– Кикрик шиңде алай, Каюм әфәнде, – диде Әхсән Байчурин. И.Нуруллин |