КИЗҮ’ ТОРУ ф. к. кизү көтү. Койма өстендәге каравыл өйләрендә, манараларда, капка төпләрендә көнен-төнен сакчылар кизү торалар иде. Н.Фәттах. Икенче көнне кергәндә, Таһир әпәләр телен өйрәнгән иде инде. – Төне буе утны сүндермәде, – диде кизү торган шәфкать туташы ---. М.Кәбиров. Үзенең балаларын да булышырга өндәде: табиблар булган улы, кызы һәм килене Габдрахман ага янында төнлә кизү тордылар ---. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә