КИЗҮ I с. 1. иск. Дежурда, кизүдә торучы, дежур. Кизү врач: «Сөйләшмәскә, сөйләндермәскә!» – дип, кат-кат кисәтсә дә, мин аның ут атып торган баш очына иелдем. Г.Кашапов. Хәзер инде ул [Галия] шәфкать туташларының, кизү табибларның күз карашыннан ук хәленең ничеклеген аңларга өйрәнеп бетте. Д.Булатова. – Менә сиңа күчтәнәч килгән, – ак яулыклы мөлаем апа – кизү санитардыр инде – сәке янындагы бәләкәй өстәлгә пакет куеп китте. А.Юнысова 2. и. мәгъ. 1) Дежурда, кизүдә торучы кеше. [Рәфис] Байтак кына пошыргаланганнан соң, кизүгә шалтыратасы итте ---. Б.Ислам. Галиулла кизү, себеркесен күтәреп, тәһарәтханәгә йөгерде. К.Тинчурин 2) Кыек килешләрдә: дежурлык, дежур тору. Бермәлне Ләйлә төнге кизүдән соң ял итеп ята иде. М.Кәбиров |