КИЗӘНҮ ф. 1. 1) Селтәнеп сугу өчен кулны күтәрү. Кизәнеп сугып калыем, Йорт-казнасын алыем. Дастан. Болар нәрсәгәдер шаулашалар, хәлсез кулларын кизәнеп, бер-берен таптап, Гәрәйнең өстенә киләләр... Г.Ибраһимов

2) күч. Нәрсә белән дә булса янау, куркыту. Атом белән кизәнү

2. кизәнеп рәв. мәгъ. Каерылып, киерелеп, бар көчкә. Шиһап агай өймәкәй тулы бидрәне тартып чыгарды да, аны тагы да югарырак күтәреп, яман кизәнеп, базга ыргытты. М.Кәрим. Фельдшер, кансыз бәндә, аның саен кизәнеп суга. М.Мәһдиев. Бар көченә бер кизәнеп сыдырды Кәрам атына. Р.Харис

Кизәнә бару Торган саен кизәнү

Кизәнә башлау Кизәнергә тотыну. Үзе һаман нидер акырына, таягы белән әле бер якка, әле атка, әле картка кизәнә башлый. Г.Ибраһимов

Кизәнә төшү Берникадәр күләмдә тагын да кизәнү

Кизәнеп алу Кыска гына вакытка кизәнү. Минем каршыга басып, бер кизәнеп алды хәтта, әмма ничектер сукмый калды... Ә.Фазылҗанов. Апа кеше башын чайкый, куллары белән кизәнеп ала. Идел

Кизәнеп җибәрү Кинәт кизәнү; кизәнгән булу. Ул [робот] ташның авырлыгын чамалады да кизәнеп җибәрде. А.Азимов

Кизәнеп кую Кисәк кенә кизәнү

Кизәнеп тору Даими яки әледән-әле кизәнү; әле кизәнү. --- фашистларның башына утын тумраны белән суккандай берөзлексез йодырыгы белән кизәнеп торды. Р.Мөхәммәдиев

Кизәнеп яту Әлекизәнү. Карыйм, пычак белән кизәнеп ята бу миңа. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә