КИЗӘК I и. Ягулык буларак кулланыла торган кипкән сыер тизәге яки махсус калыпка салып кирпеч формасында киптерелгән сыер тизәге. --- учагы алдына карчык кизәкләрен бушатты. Ә.Еники. Бервакытны без, кызлар, далада капчык тутырып кизәк җыйганнан соң, авылга кайтышлый, мөгаллим нишли икән дип, шул калкулыкка күтәрелдек. Ч.Айтматов. «Аллага шөкер, кыш үтеп бара, көннәр җылынганчы көздән әзерләнгән кизәк тә җитәр», – дип уйлап куйды ул. Ватаным Татарстан |