КИҖЕ-МАМЫК җый. и. 1. Читтән килгән мамык җепләр. Нурый карт --- төпчек кызының тегү-чигүләре, киндерләре өчен кирәк җепне, җитенне, киҗе-мамыкны, буяуны, дебетне алып бирә торды. Г.Ибраһимов 2. с. мәгъ. Киҗе белән мамыктан тукылган. Киҗе-мамык тукымаларны мөмкин кадәр яңарту өчен, серкә суы кулланыла. Л.Мөхәммәт. Чиновник борылыбрак утырды, һәм Әкрәм карыйга аның --- керле киҗе-мамык якасы белән кырылып-искереп беткән кара галстугы аермачык күренде. М.Галәү |