КИЕРҮ ф. 1) Нык итеп тарттыру, тарту, сузу (җәя керешен). Кем ул «бетерәм дип, башыгызны» Киереп тарткан уклы җәясен? И.Иксанова 2) Нәрсәне дә булса тартып, сузып, кырыйларыннан, читләреннән кая да булса беркетеп кую. --- суелган тәкәләрнең тиресен киереп чормага элгән көннәр иде. М.Мәһдиев. --- кызлар киергеләрене киереп, балтыр чүпрәкләр челтәрли, якалар чигә башлагач, Сөннәтче бабайларда да хәл үзгәрә --- иде. Г.Исхакый 3) Кабару; кабарту. Нигә дип ашыгыйм икән Киергән булып җилкән? Ф.Яхин 4) Зур итеп, киң итеп ачу. Язу дигән галәмәт тамырлардагы канның агышын тизләтә, борын тишекләрен киереп, үпкәләргә һава тула. Ф.Яруллин. Форточкадан кергән һаваны азсынып, тәрәзәсен киереп ачып куйды. Р.Мөхәммәдиев 5) Ике якка җәю, тырпайту. Көрәшчеләр кебек, терсәкләрен киереп, алпан-тилпән атлаган була [Илгизәр]. Г.Бәширов. Ил дигәндә ничә ирләр үзен Утка салып җилкә киерде! Ф.Яхин 6) Алга чыгару, сузу, калкыту (күкрәкне, аяк һ.б.ш.). Албуга күкрәген киерде, аягына басты. Н.Фәттах. Тургай аларның игътибарын туплау өчен күкрәген киерде ---. Ф.Садриев. Ул, күкрәген кабыргалары шыгырдарлык киереп, берничә тапкыр тирән тын алган иде дә, башы әйләнеп, чайкалып китте ---. Идел 7) күч. Киеренке хәлгә китерү, киеренкеләндерү. Доктор, акыл җебен нык киергән хәлдә, Яшәү тамырын капшый ---. М.Җәлил 8) күч. Яхшы табигатьле, киң күңелле булу 9) күч. Вакытны ничек тә булса үткәрү, тарту, сузу. Бу бер көн менлага бик озын тоелды, һәрничек булса да шәһәрдә киереп, базарга, кибетләргә чыгып, көч-бәла илән бу көнне уздырды. М.Акъегет Киерә бару Һаман, бер-бер артлы киерү Киерә тору Әле, хәзерге вакытта киерү Киерә төшү Аз гына, берникадәр киерү Киереп йөрү Гел, һәрвакыт киерү. [Габдулла] камалы бүрек кидем, инде камалы тун гына киясе калды, дип, пуф-пуф итеп, корсагын киереп йөрде. Ә.Фәйзи. Әгәр дә крахмальный сорочка, ак перчатка һәм алмаз йөзекләр киеп, кулга бастон трость таянып, белмәгән нәрсәне беләмен диеп күкрәк киереп йөрү белән образованный булучылык табылса, бәлки Хәсәнша байбәтчәне образованный диеп әйтергә ярар иде. Ш.Мөхәммәдев Киереп кую Тиз арада яки алдан ук киерү. Без чи тиреләрне киртәгә элеп киптергәндә киереп куяр өчен чөй очлый идек. М.Гафури Киереп тору Даими яки әледән-әле киерү процессында булу. [Шәяхмәт:] – Я, син нәрсә, шамакай шикелле гурлаңны киереп торасың, авызыңа төкерим! – дип, Нургалинең юеш бугазыннан учлап тотты да төз лапаска таба этеп җибәрде. М.Мәһдиев |