КИЕРЕНКЕЛЕК и. Киеренке булу. Очучы аэродромнан шасси аерылып самолёт күтәрелә башлаган чакта бер киеренке мизгел кичерсә, икенче тапкыр ул киеренкелек аны тәгәрмәчләр җиргә тиеп йөгереп киткән чакта биләп ала икән. Р.Мөхәммәдиев. Олы юлга текәлеп караган күзләр арыдылар, киеренкелек артты ---. Р.Фәтхрахманов. Күңел, хис киеренкелеген тагын да көчәйтеп җибәрә торган тагын бер сәбәп бар: ул да булса малайның бик аз вакытка – нибары бер генә сәгатькә – өйгә кергәнлеге мәгълүм була. Әдәбият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә