КИЕРЕНКЕЛӘНҮ ф. Киеренке хәлгә килү. Әмма Кытай белән --- үзара мөнәсәбәтләр яңадан киеренкеләнгән. Р.Фәхретдинов. Г.Гыйльманов, үз кыйссасының сюжетын төзегәндә, әнә шул әдәби-эстетик һәм психологик закончалыкларны да бик яхшы белеп эш итә. Нәтиҗәдә әсәрнең сюжеты тагын да киеренкеләнә, кырыслана ---. Ф.Урманче Киеренкеләнә бару Торган саен киеренкеләнү. Бүлмәдә ялга, дәваланырга килгән бу ханымнар арасында --- торган саен мөнәсәбәтләр киеренкеләнә барды. Д.Каюмова Киеренкеләнә башлау Киеренкеләнергә тотыну Киеренкеләнә төшү Берникадәр киеренкеләнү Киеренкеләнеп китү Кинәт киеренкеләнү. Аның [Биләр щәһәрлегенең] беренче тапкыр 1164 елда телгә алынуы һич тә очраклы түгел, нәкъ менә шул чакларда халыкара хәлләр киеренкеләнеп китә ---. Р.Фәхретдинов. Такташ иҗаты тирәсендә бәхәсләрнең демократиягә, фикер төрлелегенә омтылыш чорында киеренкеләнеп китүе табигый. Т.Галиуллин Киеренкеләнеп тору Даими яки әледән-әле киеренкеләнү; әле киеренкеләнү |