КИЕРЕНКЕ с. 1) Артык зур көч куюны, энергия сарыф итүне сорый торган; зур көч, игътибар таләп ителә торган. Бары күз төбендәге бер нечкә җеп кенә йокысыз сәгатьләр турында сөйли дә, күзләре зур, авыр, киеренке эш алып баруы хакында әйтеп торалар. Р.Мирхәйдәров. Ауга чыккан арыслан, мисал өчен, ачулы булмый, киеренке эш белән мәшгуль кеше нинди хәлдә булса, ул да бары шуны гына кичерә. З.Мифтахов

2) Берәр төрле хәлдән чыгу юлын таләп иткән, чишелеш кирәк булган, авыр, кискен. Нәкъ шул чакны, төшнең иң киеренке җирендә генә --- Микәй ниндидер шартлау авазыннан сискәнеп уянып китте. Р.Мөхәммәдиев. [Әхәт:] Ватандашлар! Туганнар! Ил өчен көрәш бик киеренке хәлдә, корал заводлары көне-төне эшләсәләр дә, корал җитешми ---. Р.Кадыйров

3) Табигый булмаган, уңайсызлык тудыра торган, җитди. Өй эчендә озак кына киеренке тынлык сакланды. Н.Фәттах. Шау-шу, елау-сыктау басылып, киеренке тынлык урнаша. З.Зәйнуллин

4) күч. Бик тар, аз (вакыт тур.). Җитмəсə, иң хəлиткеч, иң киеренке вакытта гына танкист Зарифулла бригадасындагы тракторлар бер-бер артлы ватыла тора икəн! М.Шаһимəрдəнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә