КИЕРЕЛҮ ф. 1. 1) Зур итеп ачылу, киңәю, кабару. Әйтерсең лә киерелгән борын канатындагы миң – бөтен зәһәрнең, усаллык, ачу-шикнең анасы... Д.Булатова

2) Бер үк төрле торышта, хәлдә озак булу аркасында оеган, арыган гәүдәне, аяк-кулны язу. [Ялчы] Бер иснәде, сөякләрен шыгырдатып бер киерелде ---. Г.Ибраһимов. Карт ана бүре башын күтәрде, ал тәпиләрен сузып киерелде һәм ап-ак казык тешләрен күрсәтеп иснәде. Ә.Дусайлы. Ул [Илүзә] --- түшәктә килеш киерелде. Идел

3) Нервлар киеренкеләнү. Салихның киерелгән нервысы бераз бушанды. Г.Минский

2. киерелеп рәв. мәгъ. 1) Бөтен көчкә. Аның [Алмыш ханның] ярым йомык күз кабаклары киерелеп ачылды. Н.Фәттах

2) Кыю рәвештә, батырланып, дәртләнеп. Бер әйләнгәнче, карттан бер калышмый бардым. --- Болынның урталыгына җиткәч, киерелеп, бер-ике селтәдем ---. Г.Ибраһимов

3) Үтә дә масаеп, һаваланып, горурланып. --- ул [Хәкимҗан абзый] хәзер урамда йөргән вакытта да ашыкмыйча, киерелеп, олы сымак булып, байлар шикеллерәк итеп йөри башлады инде. К.Тинчурин

Киерелә бирү Бернигә карамый киерелү; акрынлап тагын да киерелү

Киерелә төшү Берникадәр тагын да киерелү

Киерелеп алу Кыска вакыт эчендә киерелү. Ул [Җәмилә] --- тәмләп киерелеп алгандыр да кабат җылы юрганы астына чумгандыр. Идел

Киерелеп бару Киерелү хәлендә булу; киерелеп хәрәкәт итү. Барасы юл еракмы, якын микән – Киерелеп бара тора ак җилкән. Ф.Яхин

Киерелеп китү Кинәт киерелү. Тамак туйгач, --- күкрәкләр киерелеп китте, авызлар ерылды. Г.Мирһади

Киерелеп кую к. киерелеп алу. Зур сандык өстенә җәелгән йомшак түшәккә яткан Габдулла рәхәтләнеп бер киерелеп куйды. Ә.Фәйзи

Киерелеп тору Киерелү хәлендә булу; даими яки әледән-әле киерелү. Карлыгач-Сылу --- айгырына килеп кул салды, киерелеп, тулып торган калын җилкәсендәге зур кара ялыннан сөеп иркәләде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә