КИЕРГЕЧ и. 1) Нәрсәне дә булса җәеп, киереп кую өчен булган махсус җайланма. --- Фәүзия киергечкә Зур кунычлар киертә. Ш.Маннур 2) махс. Тиресе ярылмыйча салдырылып кына алына торган җәнлекләрнең тиреләрен киереп киптерү өчен кулланыла торган ике аерылы агач. Вәлинең йорт җиһазлары төрле мылтыклардан, төлке аулый торган флаглар, куян тиресе киергечләреннән тора иде. X.Госман |