КИЕНҮ-ЯСАНУ ф. Матур, купшы итеп киенү, бизәнү, купшылану. Әсфан янына килгәндә, ул [Гөлчирә], гадәттәгечә, киенеп-ясанып, ай-кояштай балкып килә --- иде. Ф.Хөсни. Аларның [японнарның] алтмыш яшьлек хатын-кызлары янәшәңнән киенеп-ясанып кәттә генә атлап үтсә, «бу нинди чибәр туташ икән?» дип авыз суыңны корытып каласың. Р.Мөхәммәдиев. Инде бүләкләрен барлап, киенеп-ясанып чыгып китәргә әзерләнгәч тә, аһ-ваһ килеп, әрле-бирле йөренде [Лиля] ---. Сөембикә Киенеп-ясанып йөрү Һәрвакыткиенгән-ясанган булу Киенеп-ясанып яту Киенү-ясану хәлендә булу. Иртән болар киенеп-ясанып ятканда, иң иске күлмәгемне кидем дә нидер эшләп йөрим. Мәдәни җомга |