КИЕНҮ ф. 1) Берәр төрле кием кию. Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым. Г.Тукай. Әни мич алдында чыж-пыж итеп нидер кыздыра калды, мин аннан-моннан киендем дә урамга чыктым. Г.Ибраһимов. Әткәй кайтырга җыена башлагач, тиз-тиз генә мин дә киендем. Ш.Җиһангирова

2) Үзеңә кием булдыру, үзеңне кирәкле киемнәр белән тәэмин итү. Мунчадан соң костюм-чалбар, эшләпә, ботинка сатып алып кияргә куштылар. Барлы-юклы акчага киендем, малай, ни эшлисең бит. Казан утлары. «Хәзерге яшьләр кулларына энә тотып, бәйләп, тегеп утырмый, кыйммәтле кибетләрдән генә киенә», – диючеләр белән килешеп бетмим. Сабантуй

3) Матур, затлы киемнәр кию. – Киендем әле, Минсылуттәй... – диде оялчан гына Гаяз. – Гирбаванный тутам Молотовтан алып кайткан иде бу киемнәрне... А.Хәлим

4) күч. Берәр төрле нәрсә белән каплану, өртелү (гадәттә агач, җир һ.б.ш. тур.). Май айлары, Бөтен дөнья яшел киемнәргә киенгән. Һ.Такташ. Җиңелчә суык, ак киемнәргә киенгән агач-куаклар... Дуслык

Киенә бару Акрынлап тагын да киенү

Киенә башлау Киенергә тотыну

Киенә бирү Бернигә карамастан киенү

Киенә калу Киенеп тоткарлану

Киенә тору Алдан ук киенә башлау; хәзер киенә торган булу

Киенеп алу Тиз арада киенү; яңа киемнәр алып, киемле булу

Киенеп бетү Тәмам, бик нык киенү; киенүне тәмамлау. Киенеп беттем, чыгып китәсем генә калды, аягым атламый да атламый. Ф.Хөсни. Бу вакытта Мәрдән абзый киенеп беткән иде инде. Г.Гобәй

Киенеп җибәрү Бик матур, ыспай, бай итеп киенгән булу

Киенеп җитү к. киенеп бетү

Киенеп калу к. киенә калу

Киенеп карау Киенергә тырышу; киенеп чамалау

Киенеп кую 1) Алдан киенеп, әзер булу; гомумән киенү. Җангир ваннага кереп китүгә, Мәрсинә тиз генә киенеп куйды ---. Ә.Дусайлы

2) Бик күп киемнәр алу, бик матур киенү

Киенеп тору Киенү хәлендә булу; әле, хәзер киенү

Киенеп яту к. киенеп тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә