КИЕНДЕРҮ ф. 1) Кемгә дә булса киенергә ярдәм итү, кием кидерү. [Анна Васильевна] --- һәркөнне йокыдан иренеп торган Шәмсигә: – Я әле, башкорт кантоны, рәхим итеп, үзеңезне киендерергә рөхсәт биреңез әле, – дип, Алланың биргән көнендә аның күлмәген-ыштанын алыштырды. Г.Исхакый. Ул арада Газизә апа Габдулланы киендереп, аның башына махсус үзе теккән хәтфә кәләпүшне киерткән ---. Ә.Фәйзи 2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса охшатырга тырышып кием кидерү. --- арада кайберәүләрен ак фәрештәгә охшатып киендергәннәр. М.Миначев. Нурҗиһанны нәкъ авыл кызы итеп киендергәннәр. Г.Бәширов 3) Кием белән тәэмин итү, кием булдыру. Кечкенә бала көннәремдә, һичбер эшкә ярамасам да, атам-анам мине киендереп асрап үстерделәр. Дәрдемәнд 4) Матур кием белән тәэмин итү, матур итеп йөртү. Киендерсәң, киндер таягы да кияү була. Мәкаль Киендерә бару Акрынлап киендерү; тагын да киендерү Киендерә башлау Киендерергә тотыну Киендерә тору Ниндидер эш башланганчы киендерү Киендереп бетерү Киендерүне тәмамлау; тулысынча киендерү. Кайсы як [курчакны] алдан киендереп бетерә, шул төркем җиңүче дип табыла. М.Бакиров Киендереп карау Киендерергә тырышу; киендереп чамалау Киендереп кую Алдан киендереп әзерләү; гомумән киендерү. Киендереп куйгач, ике Бибинурны аерырлык та булмый. Ватаным Татарстан Киендереп тору Даими яки әледән-әле киендерү; киендерү процессында булу Киендереп чыгу Барысын да ахырга кадәр киендерү Киендереп яту Киендерү процессында булу |