КИЕМ I и. 1) Тукымадан, күннән, мехтан һ.б.ш. материалдан тегелгән, эшләнгән һәм тәнне каплау яисә кию өчен хезмәт итә торган әйберләр җыелмасы. Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың ---. Синең өc-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Н.Дәүли. Камил тыңлады – кайтты. Китаплары янына киемнәрен дә салып кайтты-китте, кайтты-китте… Р.Рахман. Таң алдыннан киеменнән бензин исе аңкыган ир бәндәсе керде ---. Н.Гыйматдинова 2) Пальто, бүрек, итек һ.б.ш. тыштан киелә торган җылы киемнәр; тышкы кием. Өс киемен ашык-пошык чыклы чирәмгә ыргыткан. Р.Харис 3) күч. шигъ. Гадәттә билгеле бер урынның, агачларның нинди дә булса төс белән каплануы турында әйтелә. Көзге җилем син, яктылык күрмим, Моңсу табигать алтын киемнән. А.Нәҗми ◊ Кием калыбы 1) Манекен; 2) күч. Кулыннан бер эш тә килми торган, киенеп-ясанып кына йөри торган кеше |