КИЕК и. 1. 1) Кыргый кош яки җәнлек. Киекләр кешегә ышанмый, Көчлесе ыржая тешләргә. Ш.Маннапов. Урмандагы киекләр дә, судагы балыклар да, электрдан, газдан мәхрүм калган халыклар да! М.Шаһимәрдәнов. Яннарымда шуыша еланнар, ырылдашып йөри киекләр. Ә.Дусайлы

2. с. мәгъ. Кыргый. Яңгырларда, явымнарда, Давылларда-җилләрдә Киек казлар кыйгылдаша. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә