КИЕЗЛӘНҮ ф. Чуалып бетү, басылу (чәч, йон һ.б.ш. тур.). [Салихның] кара чәчләре чуалып киезләнгән. Г.Мөхәммәтшин Киезләнә башлау Киезләнергә тотыну Киезләнеп бетү Бик нык киезләнү; киезләнеп эштән чыгу, ярамас хәлгә килү. Киезләнеп беткән каты мендәрдә ятса да, матур төш күрә Гәрәй. А.Гыйләҗев Киезләнеп тору Киезләнгән булу; киезләнгән кыяфәттә күренү |