КИЕЗ и. 1. Йоннан басып эшләнгән тыгыз һәм калын тукыма. Өйнең бөтен түрен иңләп, өстенә киез җәелгән зур сәке тора ---. Ә.Еники. Өйнең тәрәзәсе бер генә катлы, ишегендә киезләр, чыпталар да күптән алынып киемгә тотылганга, салкын иде. Г.Ибраһимов. Түрсәкегә буйлый калын киез җәелгән. Р.Батулла

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән, ясалган, җитештерелгән, эшләнгән. Ул [Бикмүш бабай] киез эшләпәсен чөйгә элде дә табын янына тезләнде. Г.Гобәй. Гәрәй казанын күтәреп барып җиткәндә, Намаҗан карт, биш билле кара тун, камалы бүрек, кыска кунычлы киез ката киеп, күршесендәге мәчеттән кайтып килә иде. Г.Ибраһимов. Атчабарлар урамга килеп керү белән кайсы он, бәрәңге, кайсы балта, пычкы, киез итек чыгарып бирә. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә