КИДЕРҮ ф. 1) Берәр кешегә нинди дә булса кием кияргә ярдәм итү. Күңелсезгә күлмәк кидермиләр. Мәкаль. Аш ашатты, үзе биреп су эчерде, Өстенә төрле-төрле тун кидерде ---. Кол Гали. Хәсрәү энесенең өстенә кызыл төстәге кытай ефәгеннән тегелгән күлмәк, ә Бәһрамга яшел күлмәк кидерде атакай Шахрай. М.Хәбибуллин 2) Нәрсәне дә булса тышлык эченә тыгу, тышлык белән каплау, капланган итү. Мендәргә тыш кидерү. Диванга чехол кидерү 3) Эче боҗра сыман куыш әйберне нәрсәгә дә булса кертү, урнаштыру. Ул [Тотыш] куенындагы янчыгыннан алтын йөзекне алды да анасының урта бармагына кидерде. Н.Фәттах. Ул [үгез суючы адәмгә охшаган таза бер ир] дәшми-тынмый гына тасманы минем култык асларыма тыкты, ниндидер элмәк ясап башка кидерде, аннары, тарттырып, карават башына бәйләде. Ф.Яруллин 4) Нәрсәгә дә булса икенче нәрсәне асылган, эленгән хәлдә беркетү; тагу. Берсе ике куллап арттан аның башын кысып тотты, үткер энә белән аның сул колагын тиште. «Алка кидерәләр», – дип уйлады Чәнси тыныч кына. Н.Фәттах. Тимерче Гаян абзый кыздырылган үткер тимер көпшә белән тишеп, үгезнең борынына алка кидерде ---. Р.Риян 5) Нәрсәне дә булса икенче бер нәрсәгә (җепкә, энәгә, таякчыкка һ.б.ш.) кадап, чәнчеп беркетү, кертү. Алар аны [итне] тимер шешкә кидереп утта кыздырачаклар ---. Н.Фәттах 6) Утырту (кармакка җимне). [Адий:] Яңа суалчан кидер. Тагын да зуррагы чиртсен! М.Гыйләҗев Кидерә башлау Кидерергә тотыну Кидереп алу Тиз арада кидерү Кидереп бетерү Кидерүне тәмамлау Кидереп карау Кидерергә тырышу; кидереп чамалау Кидереп кую к. кидерелгән итү. Леонид Калинич куфайкасын салып урындык артына кидереп куйды. З.Зәйнуллин Кидереп тору Кидерү хәлендә булу. Мөсафиров секретарьның кармагына суалчан гына кидереп торган. И.Гази Кидереп яту Әле хәзерге вакытта кидерү |