КИГЕЗҮ ф. к. кидерү. Таҗи белән Фәхри --- авыр тәрәт чиләгенең тишекле колакларына озын таяк кигезделәр дә шуның ярдәмендә аны иңнәренә күтәрделәр. М.Галәү. [Вахтёр:] Ишетмәдеңмени, ул артистка инде әллә кайчан «агач бушлат» кигезделәр ләбаса. И.Салахов. Ока елгасы буенда урнашкан хәрби лагерьда Габдрәхим Юсупов белән Җәүдәт Галиевкә кием кигезделәр. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә