КИГӘВЕН и. Ике канатлы бөҗәкләр отрядыннан личинкалары хайван организмына тире капламы аша керә һәм анда үсә торган паразит бөҗәк. Бүген көн әйбәт. Бөгәлчәннәр, кигәвеннәр дә борчымый. Кояш та артыгын кыздырмый. Г.Хәсәнов. Ярмөхәммәт үлән себеркесе белән атның ике бот арасын чаба, корсак асларыннан бөгәлчәннәрне куа, чебен-черки, кигәвеннәрне сыдырып төшерә. Р.Батулла. Кигәвен һәм чебеннәрдән качып шактый озак аунадым. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә