КИБҮ ф. 1) Нинди дә булса юеш, дымлы нәрсәнең дымы бетеп корыга әйләнү. Берәр фойеда яки подъезда озаграк тоткарлансам, минем плащ, әкияттәгедән дә тизрәк вакыт эчендә, омон солдатлары киеменә охшап кибә башлый. Ә.Дусайлы 2) Тиешле дымлылыгы, юешлеге бетеп, бик нык кору. --- [әбинең] күз төпләре яна, иреннәре бөрешеп кибә ---. Ә.Еники. Тәмәке тартканнан соң тамак кибә. М.Кәбиров 3) Парга әйләнү (сыеклык, су тур.). Инештә су кибә башлаган. Н.Дәүли 4) Кору (үсемлекләр тур.). Кызым гөлләр үстерә, Су сибә дә су сибә... «Су сипсәм үсәрләр! – ди. – Юкса тамыры кибә!» Ф.Яхин 5) күч. Кемгә дә булса гашыйк тотып, шуннан газаплану. Ике кыз – ике чибәр – Гыйшык утында кибәр. Ф.Яхин 6) күч. сөйл. Авырудан, төрле рухи кичерешләрдән, авыр эштән һ.б.ш. ябыгу, кору. Мәликә көннән-көн кипте, корыды, хәлсезләнә барды. Г.Галиев ◊ Кипкән балыкка әйләнү Артык нык ябыгу. Дүрт-биш көн эчендә [Вәли] үзе кипкән балыкка әйләнде. Ф.Сәйфи-Казанлы Кибә бару Торган саен кибү Кибә башлау Кибәргә тотыну Кибә тору Алдан ук кибә башлау; билгеле бер вакытка кадәр кибү, кибеп кую Кибә төшү Берникадәр күләмдә тагын да кибү Кибеп бетү Тәмам кибү; ахыргача кибү. [Габделбасыйр:] Диләфрүз белән гыйшык тотышабыз. Ул да саргаеп, кибеп бетте, мин дә, менә үзең күрәсең, көннән-көн саргаям, кибәм. Ф.Әмирхан Кибеп җитү к. кибеп бетү. Яңгырдан соң [Газинурның] кепкасы әле рәтләп кибеп тә җитмәгән иде. Г.Әпсәләмов Кибеп килү Акрынлап, аз-азлап кибү Кибеп тору Кибү хәлендә булу, әле кибү Кибеп яту к. кибеп тору |