КИБЕТЧЕ и. 1) Сатучы, кибеттә эшләүче кеше. Кибетченең алмаларны: – Бик һәйбәт, свежийлар! – дип мактавына каршы Корбангали аның күзенә карап: – Шундый кирәк тә – вакыты шундый! – дип, авызын ерып көлеп куйды, гүя кибетче аның сөенеченә катнаша иде... Ш.Камал. Кара сакаллы бер кибетче аңа [Сөләйманга] байның бүлмәсен күрсәтте. К.Тинчурин

2) Кибет тотучы (бай); шул кибеттә сату итүче кеше. Вәсиләне Сатыш авылының кибетче Зариф малаена кияүгә биреп куйганнар. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә