КИБЕТ и. Товарлар ваклап сатыла торган сәүдә оешмасы һәм шулай сату өчен махсус яраклаштырылган бина. Каладан, Габдулла байның йортыннан һәм кибетеннән алып кайткан акча белән мал Миңлебай Вафасына көч-куәт һәм ышаныч бирде. М.Галәү. Борынны ярып керә торган тозлы балык исе бу кибетләрдә нәрсә сатылганны аңлатып тора, һәм бу тозлы ис карта исе кебек үк эчне, карынны кытыклый, котырта, үрти иде. Ә.Фәйзи. [Бай:] --- бәлки, синең минем кибетемә пайга керергә дә ниятең булыр, урамнан кешеләр җыярга минем кибетем обжорный рәт түгел. Минем кибетем – магазин. К.Тинчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә