КИБЕР и. гар. Тәкәбберлек, эрелек, артык горурлык. Бу нинди игътибарсызлык! Матурлыктан туган бер киберме бу? Ф.Әмирхан. Ул бала вакытта ук аңардан кача, аның әллә нинди кибереннән, үзен каты, салкын һәм югары тотарга, баш булырга теләвеннән вә бөтен торышыннан җаны-тәне белән чиркана --- иде. Г.Ибраһимов |