КИБЕНҮ ф. сөйл. Юешләнгән, чыланган өс-баш кибү яисә аны киптерү. Бер чыланып, бер кибенеп Җиде суга таба баручы Сайдә үзенең уйларыннан үзе куркып китте. Г.Гыйльманов Кибенә бару Акрынлап кибенү; тагын да кибенү Кибенә төшү Берникадәр кибенү Кибенеп алу Тиз арада кибенү; берникадәр кибенү Кибенеп бетү Кибенү тәмамлану; тәмам кибенү Кибенеп җитү к. кибенеп бетү Кибенеп тору Даими яки әледән-әле кибенү; кибенү хәлендә булу Кибенеп яту Кибенү хәлендә булу |