КИБЕГҮ ф. 1) Бик нык тамак кибү, сусау, эчәсе килү. [Исмәгыйль:] Чәй куй, кибектем бик каты. З.Мәхмүди. – Эй, нишлисең син?.. – Кыз энесенең кулындагы сок пакетын тартып алды ---. Әйтеп торам ич, өйгә кергәч эчәрсең, дип... – Ә мин кибектем... М.Кәбиров

2) Үтә дә нык ябыгу. [Тәзкирә:] Алай ашамый йөрсәң, бик тиз кибегерсең монда, җанкисәгем. Н.Фәттах

3) диал. Нык кибү, коргаксу. Июль башы. Менә инде ничәмә-ничә көннәр яңгыр күргән юк ---. Чирәмнәр суга кибегеп, саргаеп маташа. Сөембикә

Кибегә бару Акрынлап кибегү; акрынлап тагын да кибегү

Кибегә башлау Кибегү билгеләре сизелү

Кибегә төшү Берникадәр кибегү

Кибегеп бетү Бик нык кибегү

Кибегеп тору Гел кибегү; кибегү хәлендә булу

Кибегеп яту Әле, хәзерге вакытта кибегү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә