КИБӘН и. Салам, печән һәм сугылмаган ашлыктан ачык һавада саклау өчен зур итеп салынган чүмәлә. Кибән астында тычкан үлмәс, ир куенында кыз үлмәс. Мәкаль. [Ындырдагы] чүмәләләрдә, шундагы кибәннәрдә --- бунларның меңәр төрле планнары яшеренә башлады. Г.Исхакый. Туенып алабыз да зур кибән тирәли баш төртеп йоклыйбыз. М.Кәрим

Кибән башы Кыерчык (ипидә). Шүрлектән бер бөтен ипине аласың да, күкрәккә терәп, бисмилла әйтеп, телеңне чыгарып, кибән башын кисеп аласың да, ашъяулыкка куясың. Р.Батулла. Анысына да үпкәләмәс иде Сәгыйрә, тик еш кына азык инде суынган була, ипинең дә күбрәк кибән башы эләгә (аны чәйнәрлек тешләре булса икән лә!). Д.Йосыпова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә