КИБӘК и. 1. 1) Башаклы игеннәрне һәм башка кайбер культураларны сукканда, чистартканда барлыкка килә торган калдыклар. Орлык кибәксез булмый. Әйтем. Менә мин --- йомыркалар, кибәкләр, утыннар, саламнар, чүпрәкләр өчен судлашучы кеше калдыгы! Г.Исхакый. Әбүгалисина кибәкләр тирәсендә нидер эшләде: кибәкләр барысы да хәлвәгә әверелделәр. К.Насыйри

2) диал. к. кавык

3) эвф. к. кандала. «Кибәк» дисәң кибә, «кандала» дисәң кадала. Ышану. Йосыф муеныннан кибәк тот[ты]. Г.Коләхмәтов. Яттым йокларга әйле-шәйле; тешләп алды кибәк берәгәйле... М.Шаһимәрдәнов

2. с. мәгъ. Кибәктән (1 мәгъ.) булган, шуннан ясалган. Ерак түгел бер карт тары җилгәрә: җил миңа кибәкне очырып тора, мин шуларны тотып аркан ишә башладым. Бер-ике метр иштем дә: «Туктале, беркадәр төшкәч, күбрәк тә ишәрмен», – дип тотынганыем – өзелде китте минем кибәк арканым. Әкият

Кибәк баш Надан, аңгыра (кеше тур.). Ит үзеннән кортлый, ди. Шуның күк, бу кибәк баш динчеләр үзләрен үзләре таптаганын аңламыйлар. Г.Тукай. Каравылчы карт, күз карашы белән аны озата калып, күңеленнән: «Бу мулла-мәзин халкы бигрәк кибәк баш инде!» М.Галәү. Кибәк башлы к. кибәк баш. Ишан образы, ул [Тукай] сурәтләгәнчә, олы кибән чалмалы, кибәк (ягъни чүп тутырылган) башлы, муенын бөгеп, күзен йомып утыручы буларак ачыла. Ф.Яхин.Кибәк очыру Ялганлау, ялган кушып сөйләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә