КИБАР и. гар. 1. 1) Зур, олы, өстен кешеләр. Ул [Тукай] шул арада үзенең кайдадыр бер җирдә шундый зур рестораннардан беренә барып та, бөтен өстәл әтрафын әллә нинди кибарлар белән генә чуала торган кызлар коршап алганын сөйләде. К.Бәкер

2) Горурлык, һавалылык, тәкәбберлек. [Ай] артык матур вә хыялый төстә нурлы, ләкин бу нурда вә бу югарылыкта мөлаямәт вә иркәлектән бигрәк кибар катыш салкынлык бардыр шикелле тоела. Г.Ибраһимов

2. с. мәгъ. Һавалы, тәкәббер; олы. Берлин кебек биек бер пайтəхетнең театросын вə нимсəлəрнең кибар галəмен күрмəк арзусы илə бардык. Ф.Кəрими



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә