КИ терк. фар. Иярченле кушма җөмләдә ачыклау мөнәсәбәтен белдерә. Зира ул [фикер] иске хикмəтлəр – кадим фəлсəфəлəре, --- шул дəрəҗə тəрəкъкый итмештер ки, тəмамəн яңа бер фəлсəфə вə җəдид бер мəслəк булмыштыр. Ф.Кəрими. Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын. Г.Тукай. Галимнәребез, язучыларыбызның мактауга лаек хезмәтләре булса да, кызганыч ки, күп кенә шәхесләребезнең иҗаты, тормышы тәфсилләп өйрәнелмәгән. Р.Батулла |