КЕШНӘ’Ү ф. 1) Тавыш, аваз чыгару, кычкыру (ат тур.). Агыйделнең аръягында калды кешнәп малкаем; Әй... калмады кешнәп малкаем, калды елап җанкаем. Җыр. Саф һава калтырап китеп, атның кешнәве тавышы колаклардан китәргә өлгерә алмады, авылның тагы бер тарафыннан җавап кешнәве килде. Г.Исхакый. Сугыш көне буе барган. ---. Кычкырган, ыңгырашкан тавышлар, тимергә тимер бәрелгән, атлар кешнәгән тавышлардан җир-күк тетрәп торган. Н.Фәттах

2) күч. сөйл. Кычкырып, тотнаксыз итеп, ихахайлап көлү. Нәрсә айгыр кебек кешнисең? Г.Әпсәләмов. Болгарлар укны алдылар, битекне укыдылар да ат кешнәгән кебек шаркылдап көлергә тотындылар. Г.Исхакый

Кешнәп алу Бераз гына кешнәү. Әллә кая еракта, озын, моңлы, әллә кемен сагынган, югалткан төсле итеп, ат кешнәп алды. Һ.Такташ

Кешнәп җибәрү Кинәт кешнәү. Ат та, бу матур көннең гади бер көн түгел икәнлеген белгән кеби, шул матурлыкның әллә нинди тулмаган җирен хис итеп, шуны тутырыр өчен кеби, бик матур итеп кешнәп җибәрде. Г.Исхакый. Ахрысы, сагынгандыр, мине күрүгә кешнәп үк җибәрде. Г.Ибраһимов. [Кашка] Кешнәп җибәрә, Улак янындагы ташка Дагасын бәрә. Ф.Кәрим

Кешнәп йөрү Озак вакыт гел кешнәү. Ике улым кире кайтмады, Кешнәп йөри кырда атлары ---. М.Җәлил

Кешнәп кую Кинәт, аз гына кешнәү. Ташбәкәл, иясе өчен пошынган сыман, кыска гына итеп кешнәп куйды ---. Г.Исхакый. Аның аты шунда кешнәп куйды, Чабып килде егет янына ---. Ф.Яхин

Кешнәп тору Даими яки әледән-әле кешнәү; кешнәү хәлендә булу. Ә бит минем башын күтәреп кешнәп торган фотоларым да бар! Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә