КЕШЕЛЕКСЕЗ с. Шәфкатьсез, мәрхәмәтсез, тупас. --- [Шәрифулла абзый] да, телгә килеп, --- Казан байларына тел озайтып, гайбәтләренә төште: – Гаять кешелексез байлар... З.Бигиев. Хакимиятне кулларына төшергән коммунистларга М.Булгаковның «Собачье сердце» әсәрендә сурәтләнгән кешелексез Швондер, эттән кешегә әверелдергән, эчкече, бозык Шариков кебекләр --- аңлы затлардан кирәгрәк булалар. Т.Галиуллин. Я Аллаһу, юлларымны уртак кылма Кешелексез, ышанычсыз бәндә белән. Ш.Җиһангирова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә