КЕШЕЛЕКЛЕЛЕК и. Кешелекле булу. Бу кичнең кешелеклелек хисе уятучан сихәте карт хисапчыны кибеткә куып кертте, гаилә финансының дебет ягына зур зыян ясап, оныкка конфет алдыртты. М.Юныс. Татар повестеның иң матур традицияләрен дәвам итеп, язучы [Ф.Сафин] --- кеше һәм кешелеклелек, җәмгыять һәм кеше мөнәсәбәтләре бер заманда да үзгәрмәс-югалмас кыйммәтләр хакында уйлана. Д.Заһидуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә