КЕШЕЛЕК и. 1. 1) Кешеләр, кешеләр җәмгыяте. Тотып кала агач тамырлары һәм туктата таулар ишелүен. Ни коткарыр, иптәш Родари, Бүген Кешелекнең кешелеген? Зөлфәт. Айгөл Җәүдәтовнаның уй-кичерешләрендә генә түгел, хәтта гамәлләрендә дә кешеләрнең һәм, гомумән, кешелекнең һичбер эше юк иде. Ф.Яхин

2) Кешегә хас төс-кыяфәт. Туңып, күшегеп, тәмам кешелеген җуйган Хәйрүш көч-хәл белән станциягә килеп җитте. М.Хәсәнов

3) Чын кеше булу, кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары. Кеше сиңа зарар итсен, син аңар файда ит! Менә кешелек шунда! Г.Исхакый. Кеше талап баеган, акча властеның тәмен татып кешелеген җуйган Исмәгыйль гомумән мәхәббәт хисеннән мәхрүм. И.Нуруллин. [Ф.Әмирхан] --- кырыс шартларда да демократик идеалларына, кешелек намусына тап төшерми. Р.Әмирхан

4) Кеше арасына чыкканда гына, кадергә генә кия торган кием. Өйлеге юк кешелеген кияр, кешелеге юк кешенекен кияр. Мәкаль. Эш көнендә кешелеген кигән ял көнендә эш киемен кияр. Мәкаль

2. с. мәгъ. Күпмедер сандагы кешегә исәпләнгән, ... гә җитәрлек, ... дән торган, ... генә сыярлык. --- өйгә кайтсалар, кечкенә генә кунак бүлмәсенә зур караватка ике кешелек урын хәзерләнгән, иртәгә юыныр өчен сулар, ап-ак сөлгеләр куелган таптылар. Г.Исхакый. Институтның тулай торагында нигездә биш-алты кешегә исәпләнгән бүлмәләр. Ә менә ике кешелеге берничә генә иде. И.Салахов

Кешелектән китү к. кешелектән чыгу (2 мәгъ.). [Карт:] Бу кеше хәзер кешелектән киткән инде. Башкалар кайгысы юк моңарда. Акча кайгысы, мал кайгысы гына калган. З.Зәйнуллин. Кеше кадерен белгән заманмыни, Кешелектән киткән чаклары ---. Ф.Яхин. Кешелектән чыгу 1) Гарипләнү, сәламәтлеккә зыян килү. Ярым җимерек, кешелектән чыгарылган хәлдә килеп кергәнгә озак ятты, шуны анык белә [Аяз]. Л.Ибраһим-Вәлиди; 2) Кешегә хас сыйфатларны югалту. Лаякыл исерек бу ике адәм заты, киресенчә, гайрәтне чигерерлек дәрәҗәдә кешелектән чыккан кебек тоелды миңа. Г.Гыйльманов; 3) Нинди дә булса сәбәпләр аркасында ару, хәлсезләнү, кәеф төшү, эшкә булган дәрт cүрелү, кимү, сүнү. Хәбибуллин бүлмәсенә кереп караватына ауды, чөнки үткән озын һәм үтә мәшәкатьле көн аны тәмам кешелектән чыгарган иде. И.Хуҗин; 4) Нәрсә дә булса бозылу, җимерелү; яхшы сыйфатларын югалту. Көзге ягъмурлы җилдә өйнең сылаганы изрәп, ул да йимерелде. Усал сыерлар, канауны йимереп, бакчага кереп йөргәнгә, түтәлләр, бакчалар да кешелектән чыкты. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә