КЕШЕ и. 1) Хайваннардан аермалы буларак сөйләшү, фикерләү, корал җитештерү һәм аннан хезмәттә файдалана алу сәләтенә ия булган тере зат, адәм, кемсә. --- Мөхәммәт Мәһдиев Чеховның «кеше һәр тарафтан да матур булырга тиеш» дигән таләбенә җавап биргән олы затларыбыздан иде. Т.Галиуллин. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шулвакыт: иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып ---. Р.Харис. Егерме елга якын аягына баса алмыйча һаман утырып торган кешенең организмы таза була алмавы, әлбәттә, табигый. Р.Әмирхан 2) тарт. форм. Билгеле бер уртак сыйфатларга ия булган, берәр төрле мохиттә, оешмада һ.б.ш. исәпләнгән зат, шәхес. Мәскәү үзәгендәге квартирасы да чын иҗат кешесенә хас булган җиһазлар белән җиһазландырылган иде. Л.Хәмидуллин. Өч бүлмә – җәннәт куанычы ул безнең заман кешесенә. М.Юныс 3) Билгеле бер һөнәр, гомумән нинди дә булса эш белән шөгыльләнүче зат. Мулла кешегә җәмәгатьсез тору шәригатькә хилаф бер нәрсә булса да, хәзрәт үзенә икенче юлдаш табуны һаман сузып-кичектереп килә. Р.Әмирхан. Ник бер кеше укытучыны тыңлап, аның карашын да матбугат чарасы аркылы җиткерсен?! Мәгариф 4) Кардәшлек мөнәсәбәтләре, җенес һәм яшь бүленешләре буенча билгеле бер төркем. Егет кеше – арысланга тиң кеше. Мәкаль. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Мәкаль. Кыз кеше – мыскалга салынмаган ак ефәк. Мәкаль 5) Югары әхлак һәм рухи кыйммәтләр гәүдәләнеше буларак шәхес. Динсез идем, Шуның өчен дә бит Әткәй мескен кулын ташлады: – Бу имгәктән кеше чыкмас, – диде, – Иблис булыр, – дия башлады... Һ.Такташ 6) Кемдер, берәрсе, кем дә булса; беркем. Бу нурлы юл бит, шуның сихере берлән ясалган, кешеләрне алдап китерә торган юл бит. Г.Исхакый. --- Нурый карак, кеше суюда гаепләнеп, гомерлек каторгагамы, Себергәме озатылган. ---. Бала-чагалары юк икән, өйләре бөтенләй буш, кешесез калган. Г.Ибраһимов 7) Икенче берәү, чит, ят адәм, гомумән, билгесез зат. Кеше илендә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул! Мәкаль. Кулы, ят кешене күргәч тә, ни сәбәпледер, әнә револьверга үрелә... Р.Мөхәммәдиев. Ләкин ул сейфны ачып күрсәтмәделәр: эчендәге алтын байлыкларын чит-ят кешегә күрсәтергә ярамый, диделәр. Л.Хәмидуллин 8) күч. Санау берәмлеге буларак кулланыла торган сүз. Институтның тулай торагында, нигездә, биш-алты кешегә исәпләнгән бүлмәләр. И.Салахов. Унбиш-уналты милли-мәдәни, иҗтимагый оешма составында һәм 160 тан артык кеше катнашында үткәрелгән әлеге мәҗлескә рәис итеп нәкъ менә Фатих Әмирханның сайлануы бик гыйбрәтле. Р.Әмирхан 9) сөйл. күч. Сөйгән яр, ир буласы яки дус егет. [Риза:] --- аңар хат яздым. «Эш шулай, шулай, син минем күңелемә туласың, син разый булсаң, сорыйм, разый булмасаң, бер-бер теләп йөри торган кешең булса, сиңа разый түгел, дип ачык яз ---», – дидем. Г.Исхакый. Кияү буласы кеше әнисе остазбикә алдына мондыйрак таләп куя: – Әни, миңа Казанның иң матур кызын димләгез! Р.Әмирхан ◊ Кеше арасына керү 1) Җәмгыятьтә, тормышта үз урыныңны табу, булдыру. [Мөршидә Гөлчирәгә:] Кеше арасына кергәч, апаң артык булгандыр шул. Т.Гыйззәт; 2) Дусларның араларын бозып, аларны үзара читләштереп, берсен үз ягына тарту. Кеше аягы басмаган Моңарчы кеше булмаган, кеше йөрми торган (урын, җир тур.). Хат барып җитмәслек күгелҗем диңгез артыннан, алтын кояшны күмгән таулар сыртыннан, кош очып җитмәслек илләрдән, кеше аягы басмаган җирләрдән, кара болытлар арасындагы шәһәрдән чакырттылар, ди, алар шул останы. А.Алиш. Кеше аяк басмаган бу кара урманның очы да, кырые да юк иде шикелле. Г.Әпсәләмов. [Капитан:] Юлыбызда мондый гүзәл планета очравына сез барыгыз да шатланырсыз дип беләм. Без – кеше аягы басмаган яшел бишектә. Р.Мөхәммәдиев. Кеше аягы тимәгән к. кеше аягы басмаган Кеше аягы, ат тоягы тимәгән урыннарда кып-кызыл дала чәчәкләренең дуены. Сөембикә. Мал-туар түгел, кай җиренә кеше аягы да тимәгән бу хәтфә үләнгә басып күркәмлеген бозудан куркып туктап каласың. Л.Ибраһим-Вәлиди. Кеше аягы тыну Кешеләр йөрүдән туктап, тулы тынлык урнашу (төн тур.). Урамнарда кеше аягы тынган. Г.Бәширов. Кайбер төннәрдә кеше аягы тынгач, Микулай санитарканың «хәлен белергә» керә. Д.Йосыпова. Кеше басмаган к. кеше аягы басмаган Юлым якты диеп әйтә алмыйм, Минем алдан кемдер бармаган дип, Җирдә кеше басмаган Тузан бөртеге калган дип ---. Ф.Яхин. Кеше булу 1) Югары әхлак һәм рухи сыйфатларга ия булу. Кеше булган кешедә мең кешенең эше бар, кеше булмаган кешедә кешенең ни эше бар! Мәкаль. Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше. Г.Тукай. Без – кешеләр, кайда яшәсәк, нинди дин тотсак та, кайсы телдә сөйләшсәк тә барыбер Кеше булып калырга тиеш. Сөембикә; 2) Тормыш итәрлек, дөнья көтәрлек кеше булу; тормышка яраклы булу. [Фазыйл] Галим булыр, зур кеше булыр ---. Г.Ибраһимов. – Үзегез ич, әти, бала чактан укыгыз, укыгыз дип үстердегез. – Дидек тә бит, укып кеше булсыннар дип үстерәсең инде аны. Р.Мөхәммәдиев; 3) Өметсез дип саналган каты авырудан терелү, аякка басу; гомумән, хәл кереп, рәтләнеп, сәламәтләнеп китү. Бер төймә дару йоткач, бөтенләй кеше булды. Р.Зәйдулла. Кешегә калу к. кеше кулына калу. Кешегә калган көн – таң атмаган төн. Мәкаль. Кешегә санамау Ниндидер сәбәпләр аркасында кемгә дә булса түбәнсетеп, кимсетеп карау; аерым бер сәбәпне кемнең дә булса кимчелеге итеп күрү. [Бай хатыннары] --- фәкыйрьләрне дисәң, аларны кешегә дә санамыйлар ---. Г.Исхакый. Азнакайда Чатыртауга менмәгән кешене кешегә санамыйлар. Ватаным Татарстан. Кешегә чыгару Кемнең дә булса серен икенче берәүгә сөйләү. [Сорур:] Әсма апа, мин сине бик якын күрәм. Бар серемне сөйлим инде. Зинһар, кешегә чыгармасана! Г.Исхакый.Кеше исәбенә яшәү Кемнең дә булса акчасыннан яки әйберләреннән файдаланып, сорыкорт булып яшәү. --- кеше исәбенә рәхәт яшәргә омтылучылар очрап тора. Кызыл таң. Кеше итеп карау Кемне дә булса санлау, аның белән исәпләшү, аны хөрмәт итү. Бөтен кешеләр белән без кешегә кеше итеп карау турында сөйләшергә тиешбездер. Т.Миңнуллин. Кеше итеп санау к. кеше итеп карау. Кеше итү 1) Кемгә дә булса җәмгыятьтә, тормышта үз урынын табарга ярдәм итү, тәрбияләү. Кешене кеше иткән бер нәрсә – кешелеклелек! М.Вәлиев. Фазылҗан үзенең энесе Сабирҗан балаларын да үз янына алдырып укыта, эшкә өйрәтә, кеше итә. Мәдәни җомга; 2) Каты авырудан терелтеп аякка бастыру. Кеше көлкесе итү Кемне дә булса мәсхәрә итү, хурлыкка төшерү. Кеше көлкесе ясау к. кеше көлкесе итү. Кеше кулына калу 1) Авыру, гариплек яки картлык аркасында башкалар ярдәменә, тәрбиясенә мохтаҗ булу. Хәтерлим мин дәү әнинең Ялварып йөрүләрен: «Кеше кулына калдырма, зинһар», – диюләрен. И.Хәбибуллин. Аена да түзәр, елына да... [Миләүшә] тик кеше кулына гына кала күрмәсен. Сөембикә; 2) Башка берәүгә буйсынып яши башлап, үз иркеңне югалту; 3) Кемнең дә булса кулында булган мөлкәт, байлык чит бер кеше кулына, карамагына күчү. Кибет тә кеше кулына калмады – каенанасын килене алыштырды. Кызыл таң. Кеше өстендә тору Чит-ят кеше өендә яшәү. Язмышың, тормышың юл белән бәйле булгач, төрле хәлләр була. Кеше өстендә дә торырга туры килгәли. М.Хәсәнов. Кеше өстендә яшәү к. кеше өстендә тору. Кеше рәтенә керү 1) Үсеп, мөстәкыйль яши башлау; 2) к. кеше арасына керү (1 мәгъ.); 3) Авырудан терелү, аякка басу, савыгу. Кеше сүзе Нахак сүз, гайбәт. Кеше сүзе кеше үтерә. Мәкаль |