КЕЧКЕНӘ с. 1. 1) Күләм, зурлык, үлчәм һ.б.ш. ягыннан зур булмаган. [Гыйльфан абзый] Кечкенә капка янына килеп, зур боҗраны капка тактасына бәрде. Р.Батулла. Ишеккә барып йитүе белән ишек ачылып, утыз яшьләр чамасында, кечкенә кара сакаллы матур гына кеше Казанның яңа мода җиләненнән, кечкенә бүректән килеп керә. Г.Исхакый. Ул [Илдар Юзеев], кесәсеннән кечкенә кәгазь кисәге чыгарып, аны ашыкмыйча гына таслап безгә җиткерде. Р.Сәгъди 2) Сан ягыннан күп булмаган, аз санлы. Әле генә тавыш, шау-шу белән тулган мәйдан өстен Күчем, Уразай, Туйкә батырларның кыска, кырыс әмерләре күмеп китте. – Кечкенә гөруhларга бүленегез! В.Имамов. Татар халкында әле дә яшьләрнең әти-әниләре өйдә юк чакта кечкенә төркем булып кич утыруларын (хәзер инде егетләр катнашында) «аулак өй» дип атыйлар. Татар энциклопедиясе 3) Кыска, тәбәнәк гәүдәле; карсак буйлы (кем, нәрсә). Үзеннән зур бу томаннары бөркеп, пошкыра-пошкыра, табынга кечкенә җиз самавыр килеп утырды. Ә.Фәйзи 4) Артык көчле булмаган (тавыш һ.б.ш.). Лиза үзенең кечкенә, ләкин мәхәббәтле сопраносы белән бер романсның башын җырлап җибәрде. Ф.Әмирхан 5) Мөһим, җитди булмаган, зур әһәмияткә ия түгел. Никях ул, безнең халык уйлаганча, бер кечкенә эш түгел. Г.Исхакый 6) Артык зыянлы, куркыныч булмаган. «Шушы кечкенә генә фетнә шулкадәр тавыш чыгара аламы?» – дип, Куян гаҗәпләнеп караган. А.Алиш. Әйттем: – Кечкенә генә авыру да тормышның чын йөзен күрергә ярдәм итә дип белми идем! Ф.Яхин 7) Яшь, сабый; зур түгел. Шул вакыт кечкенә Фатиха йөгереп керде. Ә.Фәйзи. Рөстәм әле бик кечкенә, аңа бары биш кенә. А.Алиш. Бер кечкенә бала, яфрак төсле Калтыранып, төелеп яшенә, Анасының итәк арасына Бөдрә чәчле башын яшерә. М.Җәлил 8) күч. Җәмгыятьтә һәм хезмәттә билгеле түгел, артык зур урынга ия булмаган. --- Ш. Камал нәкъ хезмәт иясе кешеләренең, җәберләнгән кечкенә геройларның күңел түрләрен дә күрә, таба белде. Г.Халит 2. и. мәгъ. сөйл. 1) Сабый, кечкенә бала, нарасый. Бөгелмәдән Мәүлетдин Казан каласына, аннан Мәскәүгә китәргә дип чанага утырырга җыйналганда, хатыны аның киң күкрәгенә сыенып башын яшерде дә пышылдады: – Мәүлетдин! Безнең кечкенәбез булачак бит! З.Зәйнуллин 2) 250 гр. сыешлы шешәгә салынган аракы турында. Нишлим, биреп җибәрәм, я кечкенәне, я яртыны. Л.-Х.Таналин |