КЕЧЕРӘЮ ф. 1) Күләм, зурлык, үлчәм ягыннан кимү, кечкенәгә әйләнү; киресе: зураю. Сирәкләнгән, кечерәйгән авыл, Тик зурайган «мәңгелекнең йорты» – Ындыр артындагы зираты... Ш.Маннапов. Югарыга күтәрелгән саен кечерәеп күренгән аксыл саргылт кояш яктысында, бер болытсыз чалт аяз күк йөзе астында иксез-чиксез дала җәелеп ята. Н.Фәттах. Ут боҗрасы күзгә күренеп кечерәйде, кысылды. Г.Гыйльманов

2) Сан ягыннан кимү, аз калу. ЦСКАның проблемалары турында күп яздылар. Клуб бюджеты кечерәйде. Ватаным Татарстан. Дөрес, аның хезмәт хакы евро һәм долларга күчергәндә кечерәйде, чөнки фунт-стерлинг курсы түбән тәгәрәде. Ватаным Татарстан

3) Акрынаю, көче кимү. Йортта яктылык, җылылык кимеде, ул гүя тарайды, кечерәйде. Р.Габделхакова

4) күч. Нәрсәнең дә булса әһәмияте, бәясе һ.б.ш. кимү, төшү. [Шәмси] --- кечерәеп кенә агач арасына яшеренгән каенда да күз кабагы тарткан кадәре дә селкенү дә, хәрәкәтләнү дә күрә алмады. Г.Исхакый. Җир йөзендә яшәвемнең хәзер Кечерәйде асыл мәгънәсе... Г.Рәхим. Алтмышынчы, җитмешенче еллар белән чагыштырганда, бүгенге көндә әдәбият-сәнгатьнең җәмгыять һәм дәүләт мәйданында тоткан урыны шактый кечерәйде, тарайды кебек. Р.Вәлиев

Кечерәеп алу Берникадәр вакытка гына кечерәю; тиз арада кечерәю

Кечерәеп бетү Бик нык, тәмам кечерәю; кечерәю тәмамлану. Егет язуны кечерәеп беткәнче бөкләде дә Гәүһәриягә ыргытты. Г.Әдһәм

Кечерәеп калу Ниндидер процесстан соң билгеле бер күләмдә кечерәю. Ул юк арада взвод шактый ук кечерәеп калган. Г.Бәширов. Таза йортлар карчыкның иске өе сыман кечерәеп калган. Л.Зөлкарнәй. Бикә чыннан да төннең яртысын йокысыз уздырган иде ахрысы: болай да юка иреннәре аның тагын да ныграк кысылып, күзләре кечерәеп калган сыман иде. Н.Фәттах

Кечерәеп китү Кинәт кечерәю; кечерәйгән кыяфәткә кереп үзгәрү. Өстәл өстен бушатырга өлгермәгән Газизә апа, ничектер кечерәеп китеп, ишек төбенә барып баса. И.Нуруллин

Кечерәеп тору Даими яки әледән-әле кечерәю; кечерәйгән хәлдә булу

Кечерәя бару Берникадәр кечерәю; торган саен тагын да кечерәю. Аждаһа тиз генә бирешмәде, утлы теле белән аны ялап-ялап алды, аннары әкренләп чигенә, чигенгән саен кечерәя барды... Әкият. Тәлинкәләрдәге коймак өемнәре кечерәя барды ---. М.Галәү. Биегрәк менә барган саен Кечерәя бара кешеләр. Алар бары тормыш китабының Бер ноктасы гына төслеләр. Ф.Яруллин

Кечерәя башлау Кечерәергә тотыну

Кечерәя бирү Бернигә карамый кечерәю

Кечерәя төшү Берникадәр кечерәю. «Беренче театр» комедиясендәге башка образлар да матур эшләнгәннәр. Тик аларга караганда күп көчле эшләнгән Хәмзә бай тибы белән томаланып кына алар беркадәр кечерәя төшкәннәр. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә