КЕЧЕРӘЙТҮ ф. 1) Билгеле бер нәрсәне күләм ягыннан киметү, кечкенәгә әйләндерү. [Ак Король:] Аның Сихерчесе бар. Ул теләсә кемне кечерәйтә ала. С.Гаффарова. Зурларның гамәлләрен без, балалар, кечерәйтеп уйныйбыз шул. Ф.Яхин

2) Нәрсәне дә булса киметү, аз калдыру

3) Акрынайту, көчен киметү, егәрен басу. Газны кечерәйтү. Утны кечерәйтү

4) күч. Берәр нәрсәнең әһәмиятен, бәясен һ.б.ш. киметү, төшерү. Күпертеп яки кечерәйтеп сөйләү булмагандыр кебек минем үземә. М.Хуҗин

Кечерәйтә бару Акрынлап кечерәйтү. Ләкин мине кечерәйтә бару сизелгәндәй булды хатлардан: бер хаты – «Иптәш командир», икенчесе – «иптәш Баттал...», өченчесе «Салих...» диеп кенә башланган... С.Баттал

Кечерәйтә башлау Кечерәйтергә тотыну. Аллаһы биргән Казансу елгасының Кремльгә каршы уң як өлешен – казанлыларның җәен ял итә, су керә торган урынын күмә, су өсте мәйданын кечерәйтә башладылар. Х.Арсланов

Кечерәйтә бирү Бернигә карамастан кечерәйтү

Кечерәйтә тору Әлегә, сөйләү вакытында кечерәйтү; гел кечерәйтү

Кечерәйтә төшү Тагын берникадәр кечерәйтү. Галәү бабай, болай да кечкенә күзләрен кечерәйтә төшеп, озын буйлыга карап торды. Г.Гобәй

Кечерәйтеп алу Тиз генә кечерәйтү

Кечерәйтеп бетерү Кечерәйтүне тәмамлау; барысын да кечерәйтү

Кечерәйтеп тору Кечерәйтү хәлендә булу; даими яки әледән-әле кечерәйтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә