КЕЧЕЛЕК и. 1) Дәрәҗә, хезмәт урыны, вазифа ягыннан түбәнрәк булу. Кечелектән олы булган кеше һәркем каршында да мактаулы. Ф.Бурнаш 2) Кече күңеллелек, ихтирамлылык. Үзенә иң якын нәрсәләрнең, иң кадерле истәлекләрнең һәммәсе белән дә берьюлы саубуллашкан кебек, кечелек белән башын иеп: – Хушыгыз! – диде [Нәфисә]. Г.Бәширов |