КЕТ-КЕТ иярт. Җиңелчә өзек-өзек көлгәндә чыккан тавышны белдерә. --- Шәфигулла, үз кәефен бер дә бозмыйча, йөз һәм күзләрендәге төчелеген бер дә киметмичә, татлы җавап бирде: – Чү, катын, чү, чү! Һәй, дурман баш син! – диде, кет-кет итеп төче көлеп җибәрде. Ф.Әмирхан. Галиәхмәт агай кет-кет көлеп куйды. Ә.Дусайлы. Вәликәй үзе кет-кет көлә, үзе улын тәртә аша атлатырга тырыша ---. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә