КЕТКЕЛДӘ’Ү ф. 1. Йомшак, ягымлы итеп өзек-өзек тавыш чыгарып көлү. Вәли абзый йөзем суын эчкәннән соң, шаярып: – Ах, иблис хатын, моның эченә син колмак салгансың ахры, – дип кеткелдәде. Ә.Фәйзи. – Кара син аны! – дип кеткелди бабай. Д.Булатова

2. рәв. мәгъ. Кеткелдәп. Йомшак, ягымлы итеп өзек-өзек тавыш чыгарып. Мыеклы һич көтелмәгәндә, мыегын бөтерә төшеп, кеткелдәп көлеп куйды. А.Расих

Кеткелдәп алу Бераз гына кеткелдәү

Кеткелдәп тору Даими яки әледән-әле кеткелдәү; кеткелдәү хәлендә булу

Кеткелдәп яту Хәзерге вакытта кеткелдәү

Кеткелди башлау Кеткелдәргә тотыну. – Безнең якка каян килсеннәр алар! – дип кеткелди башлады, кулындагы озын кармак сабы төшеп китә язды. Ф.Яхин

Кеткелди бирү Бернигә карамастан кеткелдәү

Кеткелди төшү Берникадәр тагын да кеткелдәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә