КЕТЕРДӘ’Ү ф. 1. Кетер-кетер иткән тавышларны хәтерләтеп җиңелчә шытырдау; кыштырдау. Кетердәп тәмле пешкән кәтлите бар, Закускага дәхи кошлар ите бар. Г.Тукай. Таш юлдан кетердәп баручы арба тәгәрмәче көенә Хәлим үз тормышы, язмышы, киләчәге хакында уйлады. Г.Гыйльманов. Мәрьям апа аның [бәлешнең] капкачын кисеп ачып җибәрүгә, йөзем белән аралашып мәмрәп пешкән дөге, ак майда кетердәп пешкән төче камыр исе бөтен өйгә таралды. Д.Булатова

2. рәв. мәгъ. сөйл. к. кеткелдәү. Нәсимә кетердәп көлеп җибәрде. Ш.Камал

Кетердәп китү Азга гына кетердәү тавышы чыгару; кинәт кетердәү

Кетердәп кую Кисәк, бер мәртәбә кетердәү

Кетердәп тору Кетердәү хәлендә булу. Бәлешне ашаганда мактап бетерә алмадылар, төбе, камыры кетердәп тора, диешеп, зур таба төбендә тик оятлык кына калдырдылар. Г.Ибраһимов. Башта ул кабартманы алып ашады (кабартма дөрестән дә тәмле иде, Илсөяр ярата торган – асты кетердәп тора торган) ---. Г.Гобәй

Кетерди бирү Торган саен тагын да кетердәү; бернигә карамый кетердәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә