КЕТЕРДӘТҮ ф. Кетер-кетер китерү. Әмма нәфес – шайтан диләр бит, туюын туйсак та, күңел туймый, кесәләргә алдагы көннәргә дип яшереп куйган сохариларны да анда-санда «урлап» алып кетердәтәбез. И.Салахов. Кызарып, алсуланып торган бәлеш түгәрәген Сабира апа кетердәтеп кенә кисте дә бер читкә әйләндереп каплады. Р.Низамиев. – Әти, – диде Илүзә чәйне йотып җибәргәч, келиндер кетердәтеп. Р.Мөхәммәтша Кетердәтә бирү Бернигә карамастан кетердәтү Кетердәтә төшү Берникадәр тагын да кетердәтү Кетердәтеп алу Аз гына кетердәтү Кетердәтеп бетерү Кетердәтүне тәмамлау Кетердәтеп тору Хәзеркетердәтү; даими яки әледән-әле кетердәтү Кетердәтеп утыру Шактый озак кетердәтү |