КЕТЕ’Р-КЕТЕР иярт. 1. 1) Нәрсәне дә булса чәйнәгәндә, кимергәндә ишетелә торган җиңелчә шытырдау тавышларын белдерә. Киртә буенда гына казыкка бәйләнгән бер яшь сарык кетер-кетер чәчәкле үлән кимереп йөри. Ә.Еники. [«Кыш бабай»] безнең сөенә-сөенә кетер-кетер китерүгә куанып, сорашканны да көтмәстән, көр тавыш белән сөйләп китте ---. И.Салахов. --- күселәр шагыйрьнең иртәгә дип хәстәрләп калдырган «шикәр, булкиларны... төнлә кетер-кетер китереп... ком итәргә» керешәләр. Л.Хәмидуллин 2. рәв. мәгъ. сөйл. Кеткелдәп. Ачъяңак кетер-кетер көлде. Тик күзе көлми иде. Р.Зәйдулла. Кетер-кетер кетердәтеп Көлеп куясың инде. Ф.Дәүләтгәрәева |