КЕТӘК и. 1) Йорт кошларын асрый торган махсус корылма. Тавык үз кетәген мактый. Мәкаль. 1 нче апрель көнне иртән иртүк малайлар бик җитди кыяфәт белән Хикмәтулла бабайларга килеп керделәр. Алар кергәндә, бабай үзалдына сөйләнә-сөйләнә, тавык кетәген чистартып маташа иде. Р.Хафизова 2) күч. Кысан, бик кечкенә бүлмә. Фәтхине караңгы кетәк өзелеп сөйгән Мәдинәсеннән аерды. Ш.Камал |