КЕСӘЛ и. рус 1) Җиләк-җимеш суына, сөткә һ.б.ш. крахмал кушып әзерләнгән койка сыман ризык. Килгән чакта дөнья бетеп, Ясалып ята, имеш, Гүя сөт һәм кесәл тулып Елгалар ага, инеш. Ф.Яхин. --- Яшел укроп, суган сибеп җибәрәсең дә ипигә калын итеп ак май сылап, башта үзең утырып ашыйсың… Аннан сөтле чәй, кофе, телисең икән – кесәл, я булмаса компот. Р.Сәгъди 2) Ачыга изелгән солы оныннан сөзеп пешерелгән боламык (сөт белән ашыйлар). Солы кесәле 3) күч. Нинди дә булса үзле, ярым сыек масса. Бу агайлар әйткән: – Көрәк юк. Булса да бу пычракта ничек әйбер тапмак кирәк? Кара, ничек бу төшне кесәл шикелле таптап, изеп бетергәнсең, – дигәннәр. Әкият |