КЕСӘ и. 1. 1) Өске киемнең (пальто, чалбар, күлмәк һ.б.ш.), төрле нәрсәләр салып йөртү өчен, эчке яки тышкы ягына тегеп куелган кечкенә янчык. Мин үземчә аңа [апама] киңәш биргән булам: «Ике кесәңә дә авыр таш салып чыкмасаң, үзеңне җил очыртып алып китәр...». М.Юныс. Тирән төпле чалбар кесәмнән йолдызлы сап-сары тимер солдат төймәсе чыгарам да аның күз төбенә сузам: Менә мондыйны күргәнең бармы? Алтын! Йолдызлы! Ф.Яхин. Галәү костюм кесәсеннән бер уч акча чыгарып миңа тоттырды да поездга таба йөгерде. И.Салахов

2) Чемодан, портфель кебек әйберләрдә махсус кечкенә бүлекчә. Изаел читтәрәк урнашкан касса тәрәзәсе янына баса, сумкасы кесәсеннән паспортын чыгара. Р.Гаязетдин

3) күч. сөйл. Күп акча, байлык. Һи, кесәң булсын, тагын табылыр татарның бер кызы! Н.Исәнбәт. Егет булгач егет булсын улэше белән дә, киеме-салымы белән дә, кесәсе белән дә. Ф.Хөсни

2. с. мәгъ. 1) Кесәдә йөртерлек, кесәдә һ.б.ш. йөртер өчен җайланган; үзең белән йөртергә кулай булган. Телевизор юк, компьютер һәм кесә телефоннарын әле ишеткән дә юк. Р.Мөхәммәдиев. Германиядән, башка Европа илләреннән килгән солдат посылкалары белән байтак кына төзәтелергә тиешле кесә һәм кул сәгатьләре килә башлады. Ф.Нәкыйпов. Ярты төн уртасында кесә телефоны шылтырады. Н.Гыйматдинова

2) Күләме, үлчәме ягыннан зур булмаган; үзең белән йөртергә кулай булган. Газета укучылар өчен кесә сүзлеге

Кесә бушату Кемнең дә булса берәр әйберен урлау, төрле мәкер, хәйлә белән кеше малын үзләштерү. [Өйрәнчекләре] Синең кебек яклаучысыз ялгыз хатыннарның кесәсен бушата! Н.Гыйматдинова. Кесә бушау Акча бетү. – Ник башта ук күрсәтмәдең? диде Тотыш, күрәләтә үкенү белән. Кесә бушады. Н.Фәттах. Кесә буш булу Байлык булмау, акча юклык. Кесә буш булса да, кыяфәт хуш. И.Рәмиев. Кесә буш булгач, горурлык та, үз-үзеңә ышаныч та юк. Р.Вәлиев. Казанга Михаил Жванецкий килде. ---. Мондый очрашулар өчен кесәң калын булсын. Ә минем кесә буш та, тишек тә. Казан утлары. Бушрак шул әле кесәң, дустым, Йомшак әле асыл сөягең ---. Ф.Яхин. Кесәгә дә йокмау Бик аз булу (акча тур.). Алманың акчасы кесәгә дә йокмады: ертык-тишек урын күп булгач, акчаны күрми дә калдылар. И.Гази. Кесәгә кереп тормау Сүзгә аптырап калмый торган кеше турында әйтелә. --- Исмәгыйль кытыршы кулларын Зарифның җилкәсенә салды: Ярар, Зариф энем, исең китмәсен иске чикмәнгә. Ну малай, җавабына да кесәгә кереп тормадың ---. Л.Ибраһим-Вәлиди. Үскәндә Уфаның үзләре яшәгән бистәсендә иң чибәр, зирәк, теремек кызларның берсе булды Галия. Сүзгә дә кесәгә керми, үртәшергә аңа куш. Д.Булатова. Кесәгә керү 1) Кемнең дә булса кесәсеннән акча һ.б.ш. алу, урлау. [Җабир:] Аларны бит әллә кем кесәсенә кереп алмаганнар, шушы авыл кешеләренең тырыш хезмәтенең өлешеннән алар барлыкка килгәннәр. Ф.Яхин; 2) к. кесәгә кереп тормау (сүз өчен). Үзен кыерсыттырмады, кирәк чагында сүзгә дә кесәгә кермәде [Галия]. Л.Ибраһим-Вәлиди. Кесәгә кою Баю; акча, байлык керү. – Юлың уңдымы, ханым? диде би. Уңды, би, диде Алмыш хан.Моннан соң Чулман Ителгә түгел, минем кесәгә коячак. Н.Фәттах. Кесәгә кулны тыгып Бернинди уй-хәсрәтсез һәм эшсез-шөгыльсез, ваемсыз (йөрү, яшәү). Берәү эштә «булсын» диеп ут йотып йөри, берәү, кесәсенә кулын тыгып, төтен йотып йөри. Ә.Дусайлы. Кесәгә сугу Нинди дә булса зур чыгым аркасында акчага кытлык булу, акча ягыннан авырлык килү турында. – Сер булмаса, клип төшерү күпмегә кесәгә сукты? Беренче клип 80 мең сумнан артык булды. Ирек мәйданы. Кесәдә җил уйнау Акча булмау. – Тамагым тук минем, – диде [Талип]. Горур, янәсе. Кесәсендә җилләр уйнаганын белгертми, янәсе. Н.Гыйматдинова. Кесәдә йодрык йөртү Кинә саклау. Ул [Шамил] элеккеге дошманнарыннан үч алу юллары да кормады, кесәсендә йодрык та йөртмәде, аларны эзләп тә йөрмәде, һич юк. Л.Ибраһим-Вәлиди. Кесәдә калу Экономия булу, экономия ясау. --- бер-бер нәрсә сатып алырга тугры килсә, үз-үземә: «Сыбызгыга артык бирмә!» дия идем дә, акчам кесәдә кала иде. Г.Тукай. Кесәдән йодрык күрсәтү Ризасызлыкны турыдан-туры әйтергә, эшләргә батырлык, кыюлык җитмәү. Милләтнең хокукын кесәдән йодрык күрсәтеп кенә, чәпчеп-кычкырып кына яклап булмый. Р.Вәлиев. Кесә законы Бар нәрсәнең дә акчага, байлыкка корылган, нигезләнгән булуы турында. --- мәчет Тәлгать Таҗетдингә буйсына, татар байлары кесә законына буйсына, Аллаһ законнарына гына буйсынырга теләүче юк... Ф.Бәйрәмова. Кесә калынаю Акча күп җыелу, баю. Гомеремә күрелмәгән хәл – кинәт кесәм калынаеп китте. Ф.Яхин. – Үзең үк әйтеп торасың, ханым: юлың уңган, кесәң калынайган, диде би. Н.Фәттах. Кесә көн саен калынаеп торганда, нәрсәгә аларга алга киткән сәнәгать, икътисади бәйсезлек, нигә ул азык-төлек куркынычсызлыгы? Ватаным Татарстан. Эше бераз җайланып, кесә калыная төшкәч, [Габделбәр] кассап салдырып җибәрде. А.Расих. Кесә карагы Кесәгә кереп яки вак-төяк урлашып йөрүче кеше; кесәче, картаман. [Прокурор:] Тагын ике кесә карагын тап, милиция капитанына ассистентлыкка алардан да кулай кеше булмас. Р.Мирхәйдәров. Вөҗдансыз кешеләр шигырь язмый. Һәрхәлдә, кесә карагы гимн язганын ишеткәнем юк әлегә. Р.Нуруллин. Кесәне саву Акрынлап берәр кешенең акчасын, байлыгын алып бетерү. [Мәликә картына:] Кесәңне саварга тели торгандыр шул [киленең]. А.Шамов. Кесәне тишмәс «Кирәге чыгар», «файдасы тияр» дигән мәгънәне аңлата (кулга керергә торган байлыктан баш тартмаска өндәгәндә кулланыла); «эчне тишмәс» мәгънәсендә. Шулай итеп, мәгълүм эшмәкәр, авыл җирлеге, район советлары депутаты да, акча кесәне тишмәс дигән принцип буенча эш иткән. Н.Вахитов. Артык керем кесәне төртеп тишми, әбигә күп калмады инде аңа, әби үләр дә бетәр, ә өй бит кала… Безнең гәҗит.Кесә партиясе Һәртөрле вак партияләр турында. Ул [Михалков] шулай ук «беркем һәм бернәрсәне тәкъдим итми торган кәрлә, уенчык, кесә партияләре сәяси көрәш сәхнәсеннән китәргә тиеш» дип саный. Ватаным Татарстан. Кесә саегу к. кесә такыраю. Әмма монда да газета-журналлар тирәсендә эшкә урнашу мөмкин булмады, һәркайда кыскартулар бара икән. Шулай көннәр, атналар үтә, кесә саега. Г.Иделле.Кесә сай булу Акча аз булу, акчасызлык. Кесә сай, кул кыска. Мәкаль. Баем, баем, бай гына, Инде кесә сай гына, Ашый алмый май гына ---. Г.Камал. Вакытын табар да идең, кесә ягы сай. М.Бакиров. Кесә сайга калу к. кесә такыраю. Кызларын бирәләр байга, туйлары тартыла ике айга, Кесәләре каладыр сайга. Ш.Мөхәммәдев. Кесәсе калын Бай, акчалы кеше турында. Хак, алар [хатын-кызлар] арасында елгырлары бар иде, алар тормышка тиз җайлашты: яшь кызлар үзе карт, ләкин кесәсе калын абзыйлар куенына елышса, урам чатларын «төнге күбәләкләр» сарды. Н.Гыйматдинова. Ә кече улы – Роберты – ничек укырга керде соң? Дуслар булсын дөньяда һәм алар янына бара алырлык якты йөзең, калын кесәң, юмарт кулың! Ф.Яхин. Кесәсенә керү Берәүнең байлыгы, мөлкәте берәр кеше тарафыннан үзләштерелү. Дәүләтнең эре завод-фабрикалары, оешмалары кемнеңдер кесәсенә кереп утырды ---. Н.Гыйматдинова. Кесәсен тикшерү Кемнең дә булса күпме акчасы (байлыгы, мөлкәте) булу, аны ничек тотуы белән кызыксыну. [Галия:] Әй лә, кеше кесәсен тикшермик, Наташа. Теләсә нишләсен. Д.Булатова. Кесәсе юан к. кесәсе калын. Кесәсе такыр к. кесә буш булу. Кесәсе такыр булса да, Күңеле миллионер. В.Хәйруллина. [Малай:] Ширбә-әт! Сап-салкын ширбәт! Яңа гына кар базыннан ширбә-әт! Нибарысы өч бакыр, ширбә-әт! Кемнең кесәсе такыр, булыр бер бакыр ширбәт! Р.Батулла. Кесә такыраю Акча бетү; бөлү. Кесәң такырайса, күршең сукырая. Мәкаль.Кесә такыр булу к. кесә сай булу. Өйләнергә минем кесә ягы такыр. Д.Булатова. Кесә талаучы 1) к. кесә карагы; 2) Төрле юллар белән кеше малын, акчасын үзләштерүче, башкалар хисабына яшәүче. Монда бар залим тараф, күзгә карап алдаучылар, Башкаларның күзләрен бәйләп, кесә талаучылар. М.Гафури. Кесә төбе саегу к. кесә саегу. Шәвәлине эчереп, Кесә төбе саекты. М.Саттаров. Кесә файда итү иск. Акча, байлык керү. Ишан килүдән кесә файда итсә дә, күңел файда итмәде, тагы элгәреге кеби бушлык биләде. Г.Исхакый. (Үз) кесәсен кайгырту Үз файдасын гына кайгырту, үз ягын гына карау. Угры түрә, урып җыю эшләреннән бигрәк, үз кесәсен күбрәк кайгырта бит ул. Н.Вахитов. Кичә генә партия җитәкчесе булган, илгә тугры хезмәт иткән хуҗа бүген үз кесәсен генә кайгырта башлаган икән, димәк, ул белеп эшли: гайре юлдан дөнья бара алмый! Ф.Яхин.(Үз) кесәсеннән чыгару Үзең түләү. Иң киме ун мең сумнар акча кирәк булыр. Моның яртысын Сарсымбай үз кесәсеннән чыгарса, калганын башкалар күтәрер. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә