КЕРҮ ф. 1. 1) Нәрсәнең дә булса эченә таба хәрәкәт итү, кая да булса үтү, берәр нинди чикне узу. [Хатын-кызлар] Хәзер инде менә килделәр, олыраклары өйгә үк кереп киттеләр. Ә.Еники. Урамның тайгакларыннан үткәндә, ул куркып-куркып басканга, Шәмсетдин аны култыклады да, аулак кына тыкрыкка кереп, ике этажлы гына агач өйгә йиткәч тә, марҗа: Менә минем өем, рәхмәт озатуыңызга, дип кулын сузды. Г.Исхакый

2) Нәрсәнең дә булса эченә үтү; кадалу. [Нурый:] Әпрәй --- 18 ендә эшләде. 19 ында бармагына шырпы керде, кайтып китте. А.Алиш

3) Кая да булса юл табып үтү, эчкә үтү, берәр җиргә тулу (су, суык, җил, тузан һ.б.ш.). Ишек шыгырдап, чинап ачылды, ургылып кар бураны керде. И.Салахов. [Хатын] Суык керә башлаганга, курка-курка аргы бүлмәгә барып, тәрәзәнең эчкесен рәтләп япты да, картның көндез яшереп куйган җиреннән әйбәт йомшак арыш икмәге эзләп тапты... Г.Ибраһимов

4) Аерым бер максат белән өйгә, бүлмәгә һ.б.ш. яшерен рәвештә үтү. Карак керсә стеналар кала, уттан берни калмый. Мәкаль

5) Эшкә, уку йортына һ.б.ш. кабул ителү, урнашу. [Фазыйл] Авылда күренмәде, шунда каралып алынганмы, ничектер, Мәскәүгә барган да лашманчыларга башлык сыман булып урынга кергән. Г.Ибраһимов. Казанда университет рабфагына укырга кердем. Г.Кутуй

6) Нинди дә булса оешма, җәмгыять әгъзасына әверелү. Борис тагын каршы төшеп карады: --- Мин бригадага керә алмыйм. А.Алиш. Пример, без колхозга кергәч, ат-туарлар һәммәбезнең күмәк ителде... Һ.Такташ

7) Билгеле бер вакытка дәвалану максаты белән яту, урнашу (хастаханә, госпитальгә һ.б.ш.). 1913 елның 26 февралендә (15 мартында) Тукай авыр хәлдә больницага керергә мәҗбүр булды. Г.Халит

8) Хөкем ителү, утыртылу, ябылу (төрмәгә һ.б.ш.). Бара торгач, Мансур мулланың үзенә һәм бәддога төшеп, ахыр гомерендә зина вә хәмер белән бәлагә тарып, кайбер эшләре өчен төрмәгә кереп, шунда һәлак булгандыр. Риваять

9) Нәрсәнең дә булса составында саналу, составына билгеләнү. «Изге Рим империясе» составына кергән Европа илләренең барысында да диярлек Көнчыгыш телләре институтлары һәм аларның филиаллары булдырыла. Казан утлары

10) Кая да булса язылган, теркәлгән, исәпкә алынган булу. Кушнаренко укыган исемлеккә керү өчен синең эш белүең, осталыгың, сәләтең, талантың – болар берни түгел? М.Юныс. Балалар өчен язылган «Сөяк саплы пәке» исемле җыентыкка 14 авторның хикәяләре кергән. Ватаным Татарстан

11) Савытка билгеле бер күләмдә сыю. 3 литрлы банкага 4 кг 300 гр бал керә

12) Берәр ел фасылы, календарь ае, нинди дә булса билгеле бер көн һ.б.ш. җитү, башлану. Инде кыш та керде, Игенне бетерде; Чаналар астында Ак карлар шытырдый. Г.Тукай. Җиләк җитсә, кечкенә-кечкенә тубаллар, көз керсә, авылның бер башыннан икенче башына ишеттерерлек яңгыратып суга торган биек, текә какмалар болар һәммәсе шул атасына охшап туган Гыйлаҗи кулыннан ясалып килә. Г.Ибраһимов

13) Аерым бер күренеш, вакыт арасын һ.б.ш. үтеп, икенче бер күренеш, вакытка һ.б.ш. күчү. Җәй, көз, кыш үтә. Яз килә. Минем Алмачуар өченчегә керә. Авылда, бу яшькә җиткәч, тайларны «беренче сабанга керде» дип сөйлиләр. Г.Ибраһимов

14) Нинди дә булса бер төс, кыяфәт һ.б.ш. алу, билгеле бер рәвешкә килеп үзгәрү. Бер минут эчендә бөтен йорт җәһәннәм рәвешенә керде. Г.Тукай. Жихарев дәрәҗәле түрә кыяфәтенә керде. В.Имамов

15) Укыту эше алып бару, кайсы да булса фән буенча дәрес бирү. Диксон абый безгә 7 нче класста сызымнан, ә 10 нчыда рус теле һәм әдәбиятыннан керде. Г.Гәрәева. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы икән үзе. Дәресләр җитмәгәндер инде, безгә физкультурадан керде. Безнең гәҗит

16) Укытылу. [Сара Садыйкова:] Һо-о, ул гимназия бүгенге университетыңа тора. Фәннәр, телләр, диннән башка анда нәфислек дәресләре дә керә иде. Р.Батулла. --- атнасына бер генә сәгать керә дип, татар телен читкә куеп яки, ике сәгать кенә керә дип, әдәбиятны укымыйча булмый бит. Ватаным Татарстан

17) Үтү, үткәрелү, тоташтырылу, куелу (электр, су, телефон, антенна һ.б.ш.). Авылга күптән газ керде. Мөҗәһит

18) Билгеле бер табыш булу, акча, байлык һ.б.ш. килү. Юкса, озын юлда ул бераз гына акча-төшем керәсенә дә өметләнми түгел иде. Р.Мирхәйдәров

19) Берәр урынга урнаштырылу, куелу (ашлык, иген һ.б.ш.). Иген керде ындырларга, Кибән-кибән өелеп. М.Җәлил

20) Абстракт исемнәр белән янәшә килеп, нәрсәнең дә булса кабул ителүен, ныклап урнашуын белдерә. Әнвәр Абидовичның Мәскәүгә укырга киләчәген белүгә үк, ул телефоннан ялынып-ялварып башлыклы, аксыл төстәге дублёнка алып килүен үтенә башлады, хәзер шундыйлар модага кергән икән. Р.Мирхәйдәров. [Әминә:] Кара әле, туганым, менә хәзер шушындый кофточка модага кергән инде. Ф.Әмирхан. Шөһрәт баштарак, вакыты җитмәгәндә яки үзе аңламаганда гына Гадиләдән күчергәләсә, тора-бара бу аның гадәтенә кереп китте. Ф.Яруллин

21) Нинди дә булса сыйфатны, хәлне һ.б.ш. атаучы исем белән килгәндә, шул сыйфат, хәл һ.б.ш. барлыкка килүне, шуңа ия булуны белдерә. Еллар үтте. ---. Миңа инде көч кереп килә, һәм бер кеше дә «моның әтисе юк» дип, мине җәберли алмас... М.Мәһдиев. Канат очына дәрт кергән казларның да тук тавышында якынлашып килгән көз ялкыны сизелә иде. М.Галиев. Табигатькә тагын бер яз килә, Бар җанлыга җирдә дәрт кергән. Ф.Шәрипова

22) Нинди дә булса эш, үтенеч белән кемгә, кая да булса мөрәҗәгать итү. Күкчәтауда рус телендә өлкә газетасы чыга икән. Беркөнне редакторга кердем, үземнең Казанда республика газеталары редакциясендә эшләвемне --- сөйләдем. И.Салахов

23) Кайбер юнәлеш килешендәге исемнәр янында килеп, шул исем белән белдерелгән нәрсәнең, хәлнең башлануын аңлата. Иң элек ул [Газинур] бакыйлыктан иңгән илаһи сын белән бәхәскә керде, аннары тыныч кына, дустанә сөйләшергә, гәпләшергә өйрәнде, бераздан алласының һәр әйткәненә, һәр ымына разый булып, баш кагып тора башлады… Г.Гыйльманов

2. ярд. ф. функ. Хәл фигыль янында килеп, билгеле бер тарафка хәрәкәт итүне, нәрсәнең дә булса эченә үтүне белдерә. – Мин хәзер әйләнеп керәм, дидем дә келәттән чыгып киттем. Ф.Хөсни. --- Арт бакчалар аша кайтып керде, Йомшак ябып каты ишекне. Ф.Кәрим. Гамил өенә атылып кайтып керде. Л.Шәех

Керә бару Акрынлап керү; торган саен тагын да керү. Мәрьям авызында икмәге тулы көенчә: – Бабай, оят була бит, гөнаһ була бит, – ди, үзе, тук заманында иренә иркәләнүдән калган гадәте буенча, картның кочагына керә бара. Г.Ибраһимов. «Сәгатьләп түгел, минутлап акыл керә бара моңа», дип, күңелле уйлап куйды Сенатор капитан турында. Р.Мирхәйдәров

Керә башлау Керергә тотыну. Барысы да берәм-берәм керә башлыйлар. Д.Салихов

Керә бирү Бернинди каршылыкларга да карамастан керү; тагын да ныграк керү. Ул [малай] анасының ябык, кипкән кочагына керә биреп: – Әнкәй, мин бер дә китмәс идем дә бит... әнә теге җиде хатыннан бик куркам шул, – дип, тагы күз алдындагы кебек куркынычларны хыяллый башлады. Г.Ибраһимов

Керә тору Хәзерге вакытта керү; кемнән дә булса алданрак керү. Шагыйрьнең каләменнән бер-бер артлы шигырьләр, поэмалар, пьесалар чыга торды. Чыга торды һәм коргаксыган күңелләргә шифа булып керә торды. М.Кәримов

Керә язу Аздан гына керми калу

Кереп бетү Тәмам, тулысынча керү; бар булган нәрсә билгеләнгән урынга тулысынча керү. Көзге яңгырлар башланганчы, бөтен уңыш җир келәткә кереп бетте. Г.Гыйльманов

Кереп карау Керергә тырышу; керергә омтылыш ясау

Кереп тору Даими, гел керү; билгеле вакытка гына керү

Кереп утыру Нык урнашу. Озак-озак Гайнияне уйладым. Бу кыз белән вәгъдә алышу түгел, җүнләп сөйләшкәнем дә юк. Шулай булса да, ул минем йөрәгемә хатыным булып кереп утырган. Г.Ибраһимов. Хәлимнең күңеленә Майя кереп утырган, ә Нәфисә, үз язмышына буйсынып, үз яшәеше белән тәмам килешкән иде... Г.Гыйльманов

Кереп чыгу Аз гына вакытка керү. Фазыйл атасы янына кереп чыкты да: Вәт нәрсә, Шаһбаз, диде, ул җиңгәң барыбер көн күрсәтмәс, син бездә кал! Г.Ибраһимов. Искәндәр идәндә гаҗәпләнеп утырган арада, Сөмбел кухняга кереп чыкты ---. Р.Вәлиев. Башка күршеләр дә Хәлимнәр капкасына юлны онытып бетермиләр. Хәтта бер аулакта Нәфисә дә кереп чыкты. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә